24 ноябрь көнне Югары Кәчи авыл клубында район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең планлы семинары булып узды.
Семинарда катнашучылар алдында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки районнарында территориаль бүлеге баш белгече-эксперты А.Абзалов чыгыш ясады. Ул семинарда катнашучыларны «Татарстан Республикасында эпидемия күрсәткечләре буенча аерым категориядәге гражданнарның COVID-19 га каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү турында» 2021 елның 11 октябрендәге 7 номерлы ТР буенча баш дәүләт санитария табибының карары белән таныштырды.