Татарстан Росреестры КФҮ хезмәткәрләрен укытты

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе документлар кабул итү һәм бирүне гамәлгә ашыручы КФҮ хезмәткәрләре өчен видеоконференция режимында укыту семинарлары үткәрде.

Аларны үткәрү вакытында федераль законнардагы яңалыклар каралды, документларны кабул иткәндә исәпкә алу, шулай ук исәпкә алу-теркәү эшләрен башкару өчен физик һәм юридик затлардан кергән документларны кабул иткәндә мөмкин булган җитешсезлекләр анализланды.

"Документларны кабул итүнең сыйфаты документларны карау срокларына сизелерлек йогынты ясый һәм кайбер очракларда документларны карамыйча кире кайтаруга, яисә исәпкә алу-теркәү гамәлләрен туктатып торуга китерергә мөмкин. Әлеге юнәлештә безнең ведомстволарның уртак уңышлы эшләве дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәчәк, ә укыту семинарлары барышында алынган белемнәр КФҮ хезмәткәрләренең дә, Татарстан Росреестры хезмәткәрләренең дә алдагы эшләрендә уңай чагылыш табачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Росмреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

КФҮ хезмәткәрләре өчен укыту семинарларын даими нигездә уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International