Ф.М.Достоевскийның тууына 200 ел

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Ф.М. Достоевскийның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Иске Матак урта мәктәбендә күренекле язучының тормыш һәм иҗатына багышланган чаралар узды. 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен “Бөек кешенең тормыш тарихы” дигән әдәби сәгать үткәрелде. 9 сыйныф укучылары белән " Достоевский Петербургта" виртуаль экскурсиясенә сәяхәт иттеләр. «Күңелне тетрәндергән язучы» әдәби кунакханәсе язучының тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучыларны берләштерде. 7-8 сыйныф укучылары «Ф.М. Достоевскийны кычкырып укыйбыз»флешбукында катнаштылар. Балалар укытучылары Севрикеева Л.А. һәм Потапова Е.Е. белән язучының тормышы һәм иҗаты турында видео һәм презентация карадылар, яңа әсәрләр белән таныштылар, «Достоевский-минем тормышымда»дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International