Пәнҗешәмбе, 25 ноябрьдә, Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы белгечләре гараж хуҗаларының "гараж амнистиясе" турындагы сорауларына кабат җавап бирәчәк
Бердәм кайнар линия 10 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр Казанда (843) 255-25-71 телефоны буенча эшләячәк. Татарстан Республикасы районнарында белгечләр телефоннарын безнең сайтта белергә була: https://rosreestr.tatarstan.ru/goryachie-linii.htm?pub_id=1806645.
Исегезгә төшерәбез, «Гараж амнистиясе» турындагы канунның гамәлдә булуы гараж билгеләнешендәге (фундаменты һәм стенасы булган) һәм 2004 елның декабренә кадәр төзелгән капиталь корылмаларга кагыла. Хуҗалар үз корылмаларын 2026 елның 1 сентябренә кадәр легальләштерергә мөмкин