Ел саен 22 ноябрьдә күренекле Россия лексикографы, язучы Владимир Иванович Далянның туган көнендә Бөтенроссия «Сүзлек көне»бәйрәм ителә. Чуаш Кичүе урта мәктәбендә дә сыйныф сәгатьләре шул датага багышланган иде. Рус теле укытучысы Якимова Л. Ф. төрле сүзлекләр һәм аларның билгеләнеше турында сөйләде, шулай ук укучыларны грамоталылыкны арттыру һәм белемеңне үстерү өчен сүзлекләргә ешрак мөрәҗәгать итәргә чакырды