Базарлы Матак урта мәктәбенең 3 "А" сыйныф укучылары юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре дөньясына юл алдылар

2021 елның 26 ноябре, җомга

Бүген Базарлы Матак урта мәктәбенең 3 "А" сыйныф укучылары юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре дөньясына юл алдылар. Чара 4 команда арасында ярышлар рәвешендә узды. Балалар зур кызыксыну белән юллардагы катлаулы хәлләрдән имин чыгу юлларын эзләде, җәяүлеләрнең, велосипедчыларның һәм пассажирларның үз-үзләрен тотышы кагыйдәләрен белүгә биремнәр чиште, тормыштан бирелгән очракларда хаталар тапты. Бәйрәмдә ДБУ "Юл хәрәкәте иминлеге" нең Әлки бүлекчәсе пропаганда буенча инспекторлары катнашты: Валиахметова Л.Г. һәм Советников А. В. Алар балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен аңлаттылар, җәяүлеләрнең киемендә яктылыкны чагылдыручы элементларның мөһимлеге, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында сөйләделәр һәм һәр укучыга файдалы бүләк-яктылыкны чагылдыручы элемент тапшырдылар. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр алдылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә иттеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International