Каргалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең яшь хәрәкәт инспекторлары отряды Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган район ЯХИ агитбригадалары видеороликлары конкурсында катнашты. Алар "Юлларда куркынычсызлык" номинациясендә җиңүче булды.