1 декабрьгә кадәр һәр хуҗа җир, милек һәм транспорт салымнарын түләргә тиеш. Соңрак, вакыты узган һәр көн өчен пенялар исәпләнә.
Районда 8658 кеше почта аша салым түләү турында хәбәр алды. Төрле сәбәпләр аркасында берничә шәхси хуҗалык кына мондый хат алмаган. Алар дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша түләү документларын бастырып чыгара ала. Күп кенә әлкилеләр вакытында салымнарын түләгән. Бу җәһәттән Иске Камка, Каргалы, Чиябаш авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне мисал итеп китерергә мөмкин. Ә менә Югары Колчура, Базарлы Матак, Түбән Кәчи, Аппак авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә ашыгырга кирәк.
Бу мәсьәлә буенча Базарлы Матак авыл җирлеге советында район Башлыгы Александр Никошин катнашында җитди сөйләшү булды. Депутатларга үз округларында салымнар җыю эшен оештырырга кушылды.
Салым түләмәгән затлар чит илгә чыга алмыйлар, закон буенча мөлкәтне кулга алу да каралган. Иң яхшысы - салым бурычларын вакытында каплау.