Базарлы Матактагы Шәүкәт мәчетендә яңа имам сайланды.

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Моңарчы әлеге Аллаһ йортында имам-хатыйп булып 15 еллап Салих хаҗи Насыйбуллин торган иде. Ул үз чиратында әлеге вазыйфаларны Нуретдин ага Билаловтан кабул итеп алган булган.

Салих ага Насыйбуллин мәхәлләне җитәкләгән чорда Шәүкәт мәчетендә берничә тапкыр төзекләндерү-яңарту эшләре башкарылды, 2019 елда мәчет ачылуга 20 ел тулуны тантаналы төстә билгеләп үттеләр.

Сәламәтлеге какшау сәбәпле Салих ага Насыйбуллин үзен Шәүкәт мәчете имам-хатыйбы вазыйфаларыннан азат итүне сорап район мөхтәсибәтенә мөрәҗәгать иткән. Аның гаризасы буенча 19 ноябрьдә шушы мәчеткә йөрүчеләр, район мәчетләре имамлары катнашында мәхәллә утырышы үткәрелде. Утырыш белән район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев җитәкчелек итте. Утырышта район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов катнашты. Ул озак еллар дәвамында Шәүкәт мәчете имамы хезмәтен югары дәрәҗәдә башкарган өчен Салих ага Насыйбуллинга район башлыгы Александр Никошин имзалаган Рәхмәт хатын тапшырды.

Утырышта катнашучылар Шәүкәт мәчетенең яңа имамы итеп бертавыштан Рафаэль хәзрәт Гыйльметдиновны сайладылар. Рафаэль хәзрәт 1954 елда Яңа Чаллы авылында туган. Гомерен үзебезнең районда эшләүгә, аны үстерүгә багышлаган. Лаеклы ялга киткәнче җитәкче урыннарда уңышлы эшләгән кеше ул. Хәзерге вакытта Казанның Югары Мөхаммәдия мәдрәсәсендә читтән торып дини гыйлем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International