Яңа төзелгән йортларга газүткәргечләр салу өчен, йорт хуҗалары район газ хезмәтенә язма заявка калдырырга тиеш (РЭГС). Моны алдан ук эшләү мөһим. Һәр заявканың үз вакытлары бар бит. Мөрәҗәгать итүче җир кишәрлегеннән файдалану хокукын раслаучы документ һәм йорт хуҗасының таныклыгын алып килергә тиеш. Бүгенге көндә район газ бүлү хезмәтенә ике гаилә гариза биргән. Моннан тыш, 2022 елда районда 16 объектка газлаштыру планлаштырылган