Салман авыл клубында Әниләр көненә багышланган “Хатын-кыз бәхете” концерты булды

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Дөньяда без изге дип атаган сүзләр бар. Шундый изге, җылы, ягымлы сүзләрнең берсе - “Әни” сүзе. Ул сүз баланың иң еш әйтә торганы. “Әни” сүзеннән йөзләр дә көләчләнә, балкый. Матур, якты, күңелле көн - Әниләр көне.

26 ноябрьдә Салман авыл клубында  бу көн “Хатын-кыз бәхете” бәйрәм концерты программасы белән билгеләп үтелде.

Әниләр  өчен нинди генә  яхшы, җылы, ягымлы сүзләр әйтсәң дә аз булыр.Бәйрәмдә барлык  сүзләр дә бәхетле һәм авыр хезмәт башкаручы ана булган хатын-кыз өчен яңгырады. Сәхнәдән авыл клубы үзешчәннәре башкаруында шигырьләр, сценкалар һәм җырлар яңгырады. Концерт ихлас котлау сүзләре һәм барысына да нык сәламәтлек, уңышлар, иминлек, барлык теләкләрнең тормышка ашуын һәм тыныч күк йөзе теләп тәмамланды.

Бу күңелле бәйрәм беркемне дә битараф калдырмады. Әниләрнең күзләрендә җемелдәгән шатлыклы күз яшьләре шуны исбатлый бит инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International