28 ноябрь көнне Яңа Әнҗерә авыл клубында сөекле әниләр өчен концерт булды. Концерт программасы яңгыравыклы җырлар, матур биюләр белән баетылды, шулай ук тамашачыларга шаян скетч ошады. Һәр артистны көчле алкышлар белән каршы алдылар.