Әлки районының Югары Кәчи клубы 100 мең сумлык грантка ия булды

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

- Без авылда иң яхшы мәдәният учреждениесенә бәйгедә катнаштык һәм җиңдек, моңа сөендек, - дип уртаклашты вакыйга белән клуб мөдире Алена Миндрюкова.

Бу клубта «Шанкрав» фольклор коллективы уңышлы эшләп килә, авыл халкының барлык яшь категорияләре өчен түгәрәк эше яхшы оештырылган. Клуб каршында милли хатын-кызлар баш киемнәре: тухья, мосмани, хушпу тегү секциясе эшли. Югары кәчилеләр барлык чуаш фольклор коллективларын үз эшләнмәләре белән тәэмин итә.

Грант акчаларын яңа чуваш милли киемнәрен сатып алуга юнәлдерергә ниятлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International