Утырыш комиссия рәисе , район Башкарма комитеты җитәкчесе И.В. Йосыпов җитәкчелегендә узды. Утырышта торакка мохтаҗлык буенча исәптә торучы гаиләләрнең исәп-хисап эшләре каралды.
Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ район халкының исемлеген тикшерү һәм тәртипкә салу буенча төгәл бурыч куелды. Комиссиядә Ч.Х.Шаһитовның торак төзелешен субсидияләү бүлеге башлыгы тыңланды. Ул билгеләп үткәнчә, мөрәҗәгать итүчеләрнең документларын җыйганда һәм тикшергәндә хокук бозулар теркәлгән. Документлар исемлеге тулысынча бирелмәгән, яисә документлар төзүдә хаталар бар. Тәртип бозуларны бетерү өчен сроклар куелды.