Алкогольне сатуда хокук бозуларга карата расланган шикаять өчен татарстанлылар акчалата түләү ала
2017 елның 02 апреленнән Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан «Алкоголь һәм (яисә) спиртлы продукцияне сату кагыйдәләрен бозу» яңа ябык категория кертелде. Ул гражданнарның Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукцияне законсыз сату фактларын ваклап сату челтәрендә, шулай ук шәхси затлар тарафыннан законсыз сату фактларын ачыклау буенча «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләр бирүне гадиләштерә.
Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә законнарны бозу турында «Халык контроле» нә хәбәр иткән ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар бүләк алырга мөмкин.
Вәкаләтле вазыйфаи затлар бирелгән вәкаләтләр кысаларында мөрәҗәгатьләрдә билгеләнгән хокук бозулар буенча тикшерү уздыралар. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хокук бозу фактын раслаганнан соң, мөрәҗәгать итүчеләргә түләүләр башкарыла. Түләү күләме 1000нән 3000 сумга кадәр булачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә "ышаныч телефоны” эшли, аның буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре эшчәнлегендә коррупцион юнәлештәге фактлар турында (ришвәт таләп иткән, дәүләт хезмәтләре күрсәткән өчен законсыз түләү таләп иткән очракта) шалтыратырга мөмкин: +7 (987) 296-68-93 (дүшәмбе – пәнҗешәмбе - 08 сәгать 30 минуттан 17 сәгать 30 минутка кадәр, Җомга – 08 сәгать 30 минуттан 16 сәгать 15 минутка кадәр). Шулай ук Түбән Кама территориаль органы фойесында урнашкан гражданнарга билгеле булган коррупция фактлары, аларны кылуга этәрүче сәбәпләр һәм шартлар турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирүче «Ышаныч тартмасы» һәм «Интернет-кабул итү» кебек элемтә каналлары да бар.