1 апрельдән 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык түләү 50, 75 һәм яшәү минимумы күләменең 100 проценты күләмендә биреләчәк. Түләү кемгә һәм нинди шартларда биреләчәген сөйлибез.
Әгәр мөрәҗәгать итү датасына гаиләнең җан башына кереме күләме ТРда бер кешегә билгеләнгән күләмнән артып китмәсә, балалар өчен яшәү минимумының 50 проценты күләмендә бирелә. 2021 елда – 4 997,50 сум (2021 елда балаларга яшәү минимумы – 9 995 сум);
Әгәр балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50 процентын түләүне исәпкә алгач гаиләнең бер затына уртача керем күләме мөрәҗәгать итү датасына ТРда җан башына билгеләнгән яшәү минимумыннан артып китмәсә, балалар өчен 75 процент күләмендә. 2021 елда – 7 496,25 сум (2021 елда балаларга яшәү минимумы – 9 995 сум);
Әгәр балалар өчен яшәү минимумының 75 проценты күләмендә ай саен түләүне исәпкә алганда гаиләнең җан башына уртача кереме мөрәҗәгать итү датасына ТРда бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумыннан артып китмәсә, балалар өчен 100 процент күләмендә. 2021 елда – 9 995 сум.
Ай саен түләү билгеләнгән гражданнарга аның күләмен яңадан исәпләү, аларның гаризасы нигезендә башкарылачак.
Айлык түләүне яңадан исәпләү өчен гражданнар 2021 елның 31 декабренә кадәр мөрәҗәгать иткәндә, әлеге хисап 2021 елның 1 гыйн варыннан, әмма бала 3 яшькә җиткәч кенә башкарылачак.
Гаризалар 2021 елның 1 апреленнән кабул ителә.
Гаризаны электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы яки Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә мөмкин.
Гаиләнең һәр әгъзасы керемнәре Россия Федерациясе законнары нигезендә салымнар исәпләнгәнчегә кадәр исәпкә алына