1 декабрь-Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне Юхмачы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Яшәү өчен белергә ... “девизы астында үтте. Бөтендөнья көне кысаларында мәктәптә ВИЧ-йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча укучыларның хәбәрдарлыгын арттыруга, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән сыйныф сәгатьләре һәм чаралар оештырылды. "Кызыл тасма" акциясе, «Һәркем белергә тиеш» сыйныф сәгатьләре, «Тормыш хакына бие» флешмобы, «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!» спорт чарасы үтте.