Татарстан Росреестры белгечләре Сирия халкына ярдәм акциясендә катнашты

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

2021 елның 15-18 ноябрендә Росреестр делегациясе Сирия Гарәп Республикасына гуманитар миссия белән килде һәм ил халкы өчен 3,5 тонна әйбер һәм азык-төлек китерде.

Исегезгә төшерәбез, «Россиядән мәхәббәт белән» акциясе кысаларында Сириягә мохтаҗ булган гражданнарга ярдәм итү өчен акча җыю оештырылды. Анда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе хезмәткәрләре дә актив катнашты.

Гуманитар миссиядән тыш, визит кысаларында Россия һәм Сирия вәкилләре геодезия, картография, күчемсез милеккә карата исәп-теркәү гамәлләре һәм күрсәтелгән юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтүгә ихтыяҗны билгеләү өлкәсендә икеяклы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International