Машина йөртүчеләрне 5 000 сумга кадәр штрафларның яңа төрләре белән җәзалаячаклар

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

2022 елның 1 мартыннан Административ хокук бозулар турындагы Кодекска кертелгән төзәтмәләр үз көченә кергәннән соң Россиянең барлык төбәкләрендә машина йөртүчеләр өчен яңа штрафлар барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә PRIMPRESS.

Машина йөртүчеләрне торак йорт ишегалларында яки газоннарда тәрәзә яки фар юган өчен җәзага тартачаклар. Законны бозган өчен аларны 300-5 мең сум штраф көтә.

Шулай ук шоферлар үз автомобильләрен газонда калдырса, 4 мең сумга штрафка тартылачак, ә балалар мәйданчыгында – 5 мең сумга. Бу тыю РФ КоАП 16.10 статьясында күрсәтеләчәк, дип яза : zpravda.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International