Иске Такталы авыл китапханәсе "Син бу авыр мизгелдә үзең генә түгел-янәшәдә-яраткан китап геройлары” дип исемләнгән әкият терапиясе үткәрде. Мөмкинлекләре чикләнгән бала аерым якын килүгә мохтаҗ. Китапханәче өчен иң нәтиҗәле һәм үтемле проектларның берсе-нәкъ менә әкият терапиясе. Аның ярдәме белән баланың җанын тулырак ачарга, контакт урнаштырырга, аңа үз-үзенә ышанырга, киртәләрне җиңәргә өйрәтергә була.