Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белем бирү учреждениеләре укучыларының иҗади потенциалын ачарга ярдәм итү, үз хокукларын яклау белән кызыксынуны арттыру һәм актив гражданлык позициясен булдыру максатында үткәрелгән «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча IX Республика олимпиадасына йомгак ясалды. Чуаш Кичүе мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Кыямова Рәзилә олимпиаданың өч этабын үтеп, призер булды һәм бүген ТР Роспотребнадзор вәкилләре Разиләгә грамота һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Разиләне әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы М.Х. Низамовка да рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.