Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә “Урманны саклагыз” темасына район урманчылыгы хезмәткәре катнашында ачык дәрес үткәрелде.
Гимназиядә инде икенче ел мәктәп урманчылыгы эшли, ул әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешен кертә: балалар әти-әниләре белән җимлекләр һәм сыерчык оялары ясыйлар, урман төзелеше үзенчәлекләрен өйрәнәләр, яшьтәшләре арасында агитация эшләре алып баралар, экология юнәлешендәге төрле конкурсларда катнашалар.
5 нче сыйныф укучылары алдында Әлки урманчылыгының урманны саклау һәм яклау инженеры, мәктәп урманчылыгы кураторы Ирина Мамбетова чыгыш ясады.