2021 елның 1 декабрендә Иске Салман мәктәбендә С.М.Лисенков исемендәге музей хезмәткәрләре булды. Алар Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган “Халык тату гаилә” дигән чара үткәрделәр. Балаларны Әлки районында яшәүче халыкларның традицияләре, гореф-гадәтләре, әкиятләре, мәкальләре һәм әйтемнәре, җырлары белән таныштырдылар. Шулай ук борынгы әйберләр күргәзмәсен оештырдылар. Чара тәмамлангач, балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр