Чуаш Кичүе мәктәбендә билгесез солдат көненә багышланган сыйныф сәгатьләре һәм чаралары узды

2021 елның 3 декабре, җомга

3 декабрьдә Чуаш Кичүе мәктәбендә билгесез солдат көненә багышланган сыйныф сәгатьләре һәм чаралары узды. Бу көнне илебез 1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Ватанны саклаучыларны искә ала. Укучылар видеофильмнар карадылар һәм фикер алыштылар, хәтер китабы белән таныштылар, кече сыйныфларда рәсемнәр, эшләнмәләр башкардылар. Ә өлкән сыйныф укучылары Халыкара «Бөек Ватан сугышы буенча тест» онлайн акциясендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International