Алексеевск агрокөллиятенең Әлки филиалында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган Әлки муниципаль районы прокуроры Р.Ә. Гыйзәтов һәм Әлки муниципаль районы башлыгының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ә.Р. Хәйруллина катнашында студентлар белән чара үткәрелде. Чараның максаты - яшьләрдә төп белемнәрне, шулай ук коррупциягә каршы торуның гражданлык позициясен формалаштыру. Әлеге чарада төп төшенчәләр, мәнфәгатьләр конфликтларын җайга салу һәм коррупциягә каршы көрәш максатларында бурычларны үтәү мәсьәләләре каралды. Әңгәмә азагында чарада катнашучыларның сорауларына җаваплар бирелде. Катнашучыларга истәлекле сувенирлар һәм буклетлар таратылды.