Районда сыйфат атнасы кысаларында чаралар уза

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак һәм Каргалы авылларында 2021 елның 10 ноябрендә Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атналыгына багышланган кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрелде.

Чаралар барышында Базарлы Матак һәм Каргалы авылларында яшәүчеләр белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча консультация бирү максатында очрашулар оештырылды. Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Базарлы Матак авыл җирлеге Башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-укулар оештырылды. “Алып Хан” сәүдә йортында кулланучылар базарында катнашучыларга законнарны аңлату максатында кизү тору оештырылды. Моннан тыш, КФҮ ДБУ, сәүдә предприятиеләре һәм гражданнар күпләп җыела торган башка урыннарда кулланучылар белеме буенча консультация өстәлләре һәм лекцияләр оештырылды.

Халык белән аңлату эшләре алып бару һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләрен укыту куллану грамоталылыгын арттырырга һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны киметергә мөмкинлек бирә, бу Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International