Корнорнавирустан үлгән кешеләрнең күбесе вакцинация узмаган

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Бу авырудан үлүчеләр саны соңгы вакытта сизелерлек арткан. Ковид байларны да, ярлыларны да кызганмый, югары урыннарны биләүчеләрне дә читләтеп үтми.

Билгеле булганча, коронавирус нәтиҗәсендә вафат булган авыруларның күбесе вакцинация узмаган. Дөрес, прививкадан соң да авырырга мөмкин, диләр табиблар. Тик алар авыруны җиңелрәк кичерәләр. Кайбер антител кешеләрнең организмында вакцина кертелгәннән соң шунда ук барлыкка килми, моның өчен билгеле бер вакыт кирәк.

Районның 48 кешесе коронавирустан үлү лабораториядә расланган. Күпләр авыл зиратларында якташларын, туганнарын җирләде.

Роспотребнадзор вәкиле Алмас Абзалов районында коронавирусның тагын да куркынычрак штаммасы таралу башлануы турында хәбәр итте (аны инде омикрон дип атадылар). Ул 30 яше тулмаганнарны да кызганмый. Авыру 2-3 көн эчендә, үпкәләрнең 60 процентын җәрәхәтләп, сәламәт кеше аяктан ега икән.

Алмас Абзалов билгеләп үткәнчә, узган ел covid тан авыруларның 1,8-2 проценты үлгән булса, быел бу күрсәткеч 3 проценттан артып киткән.

Коронавирус йогышы таралуга каршы тору буенча район комиссиясе утырышында Базарлы Матак РҮХнең баш табибы Светлана Одушкина 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакцинациянең түбән дәрәҗәсе турында борчылу белдерде.

Өлкәннәр өчен авыру бик куркыныч. Корнорнавирстан үлүчеләр арасында 70 процентка якын - 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Салман, Иске Салман, Иске Алпар, Ташбилге, Аппак авыл җирлекләрендә өлкәннәр арасында прививка ясату эшләре начар бара. Район Башлыгы Александр Никошин һәр өлкән кешегә вакцинация кирәклеге турында аңлатуның мөһимлеген ассызыклады. Ул үзе дә Базарлы Матакның берничә урамы халкы белән очрашты.

Районда ревакция яхшы бара. Кабат прививканы медицина хезмәткәрләре, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре ясатты.

Ревакция беренче прививкадан соң 6 айдан соң киңәш ителә. Ул бигрәк тә эпидемия вакытында мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International