Аппак авыл мәдәният йорты һәм мәктәп хезмәткәрләре Билгесез солдат көненә багышланган “Синең исемең билгесез, ә батырлыгың мәңгелек" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. Бу бәйрәм хәзерге Россия өчен бик мөһим. Яшь буын Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның батырлыгын белергә һәм истә тотарга тиеш.