Билгесез солдат көненә багышланган митинг

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Илебез территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм совет сугышчылары истәлегенә 3 декабрьдә Россиядә билгесез Солдат көне билгеләп үтелә.

Базарлы Матак авылы үзәгендә Билгесез солдат һәйкәле янында бу истәлекле көнгә багышланган митинг узды.

Җыелучылар алдында район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов чыгыш ясады. Илнур Вәлиевич Совет һәм Россия солдатларының билгесез калган үлемсез батырлыгы, шулай ук фронттан кайтмаган район халкы турында искә төшерде. Мәктәп укучылары шигырьләр сөйләделәр.

Билгесез Солдат көне – ул Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алу көне генә түгел, ә сугыш һәм хәрби конфликтлар вакытында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган барлык кешеләрне берләштерә торган көн дә.

Бу фронтларда һәлак булганнарга, Ватаныбызны саклаган һәр солдатка һәм аларның каберләренә туганнары һәм нәселләре килә алмаган һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Әмма алар барысы да - үз иленең геройлары - кешеләр хәтерендә исән, шуңа күрә аларны саклап калу һәм буыннан буынга тапшыру мөһим. Ә "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый" сүзләре - бу истәлекле көн сүзләре.

Фронтта Ватанны саклап һәлак булган билгесез солдатларны искә алып, бер минутлык тынлык игълан ителде. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр кую тантанасы белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International