Волейбол буенча физик тәрбия укытучылары арасында иптәшләрчә очрашу

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

1 декабрь көнне Нәби Дәүли исемендәге  Базарлы Матак гимназиясендә Әлки һәм Алексеевск районнарының физик тәрбия укытучылары арасында волейбол буенча иптәшләрчә очрашуы булды. Әлеге очрашуның максаты-физик тәрбия укытучылары арасында волейбол уенын популярлаштыру, күрше район белән дустанә элемтәләр урнаштыру, иң көчле команданы ачыклау иде .Ике яктан да ярышка төп физик тәрбия укытучылары гына кертелде. Уен бик яхшы атмосферада үтте, Әлки районы укытучылары кунакларга якты йөз күрсәтсәләр дә  хезмәттәшләрен 3: 0 (25:22. 25 :17 и 25 :10) исәбе белән тар-мар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International