Декабрь башында, гадәттәгечә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган декада үткәрелә. Чуаш Кичүе мәктәбендә бу көнгә багышланган сыйныф сәгатьләре һәм чаралар узды. Сыйныф сәгатьләрендә коррупция таратуның тискәре нәтиҗәләре, ришвәтләр өчен җаваплылык һәм җәза төрләре, хезмәт урыныннан явызларча файдалану, вәкаләтләр турында әңгәмәләр үткәрелде. Укучыларга "Коррупция турында нәрсә белергә кирәк" дигән белешмә таратылды. Шулай ук укучылар коррупциягә каршы көрәшкә өндәгән рәсемнәр һәм плакатлар да эшләделәр.