Әлки районында Яңа ел бәйрәмнәре ничек узачак?

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Бәйрәмнәр булачак, әмма билгеле бер чикләүләр кертеләчәк. Баш табиб Светлана Одушкина хәбәр иткәнчә, бәйрәмдә вакцинация турында QR-код булганда ата-ананың берсе генә катнаша ала. Мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Сурия Вәлиева беренче чираттагы прафилактик чараларның мөһимлеген ассызыклады. Алар сакланачак: балалар бакчаларына кергәндә термометрия, медицина битлеге, әти -әниләрне билгеле бер дистанциядә утырту.

60 яшьтән өлкәнрәк әби – бабайлар һәм гаиләдәге башка балалар шулай ук бәйрәмгә кертелмәячәк. Бәйрәмнәргә аниматорларны җәлеп итү катгый тыела.

Мәктәпкәчә балалар учреждениеләре коллективлары бәйрәмне үз көчләре белән үткәрергә тиеш. Шулай итеп, Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнарына тәрбиячеләр һәм кече тәрбиячеләр киенәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International