Әлки районы спортчылары “Татарстанның бадминтон өмете” исеме өчен ярышты

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Саратовтагы ярышлардан  кайтуга ук  районыбызның яшь спортчылары “Татарстанның бадминтон өмете” исеме өчен ярышты.

  “2009 елгы һәм аннан кечерәк” яшь категориясендә 4 нче һәм 5 нче декабрьдә республиканың бадминтон үзәгендә Ралина Әхмәтова, Зилә Зыятдинова, Эльза Даминова, Злата Герасимова һәм Язилә Әһлиуллина уңышлы чыгыш ясадылар. Татарстан бадминтон федерациясе вице-президенты Павел Фомин кызларны дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле ракеталар белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International