Базарлы Матак урта мәктәбенең 4 "А" сыйныфында технология дәресе гадәти булмаган формада узды. Егорова Ульяна үзенең сыйныфташларына Яңа 2022 елгы символ юлбарыс ясау буенча мастер - класс күрсәтте. Ул шаблоннар әзерләде, эшнең барышын этаплап күрсәтте.
Мондый стандарт булмаган дәрес укучыларга бик ошады. Күпләр чыршы уенчыклары ясау буенча мастер-класслар үткәрергә теләк белдерде.
Сыйныф җитәкчесе: Алиева Г.Х.