8 декабрь көнне район Башлыгы һәр атнаның сишәмбесендә үткәрелүче шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итүен үткәрде.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, җир, торак мәсьәләләре, матди ярдәм күрсәтү гозерләре иң актуаль мәсьәләләр булып кала. Кабул итү барышында телдән аңлатмалар бирелде, ә алга таба эшләүне таләп итә торган мәсьәләләр буенча структур бүлекчәләрнең урынбасарларына һәм җитәкчеләренә конкрет йөкләмәләр бирелде.