Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спартакиада булды

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

8 декабрьдә “Алинә” универсаль спорт залында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында халыкара инвалидлар көненә багышланган спартакиада булды. Спартакиадада районның барлык авыл җирлекләреннән 50гә якын кеше катнашты.

Спартакиадада катнашучыларны район Башлыгы Александр Никошин сәламләде.

- 1992 елдан башлап ел саен 3 декабрьдә халыкара көчле рухлы кешеләр көне бәйрәм ителә. Сезне бу бәйрәм белән котлыйм. Сез көчле ихтыярга ия, укуда, спортта, хезмәттә, иҗатта уңышларга ирешәсез. Сезгә сәламәтлек һәм сабырлык телим. Юлыгызда игелекле, ярдәмчел кешеләр генә очрасын, - диде район Башлыгы.

Ярышларда катнашучылар новус, джаколо, шаффлборд, дартс, өстәл теннисы һәм эстафета кебек спорт төрләре буенча көч сынаштылар. Җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International