Бүген Карата авыл мәдәният йортында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара узды. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре чарада катнашучылар өчен түгәрәк өстәл әзерләделәр, аның барышында аларга коррупциягә каршы тематика белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Чарада коррупциянең нәрсә икәнен, аның сәбәпләре, дәүләт һәм җәмгыятькә йогынтысы, коррупциягә каршы тору чаралары, коррупцион җинаятьләр өчен җаваплылык турында китаплар, брошюралар һәм газета-журнал басмалары тәкъдим ителде