Бүген Россиядә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне иң мактаулы дәүләт бүләкләренә - Советлар Союзы, Россия Федерациясе Геройлары, Дан һәм Изге Георгий орденнары исемнәренә лаек булучыларны котлау һәм хөрмәт итү кабул ителде. Чуаш Кичүе мәктәбендә бүген әлеге көнгә багышланган гомуммәктәп сәгате узды.
Тарих укытучысы Гатина Ф.Ф. бу истәлекле көннең тарихы турында сөйләде, укучылар дәүләт бүләкләре һәм алар ни өчен бирелүе турында видеоматериал карадылар. Аннары «Ватаныбыз тарихы: вакыйгалар, кешеләр» яшь ярмияче командалары арасында викторина оештырылды.