9 декабрьдә, 14.30 сәгатьтә БИМ-радиода «Рабочий полдник» программасында, Татарстан Росреестры эксперты Энҗе Мөхәммәтгалиева күчемсез милек белән килешүләрне ничек куркынычсызландырырга, сатып алу алдыннан нинди документлар өйрәнергә һәм исәпләүләрне ничек дөрес башкарырга икәнен сөйләп бирәчәк.
Экспертка сорауны Whatsappта 7 927 242 10 28 номеры буенча бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, БИМ-радио эфирын 102,8 FM ешлыгында сөйли. Программаны Казан халкы гына түгел, ә Яшел Үзән, Арча, Волжск, Лаеш, Кама Тамагы һәм Югары Ослан халкы да тыңлый ала. Радиоэфирны онлайн режимында дөньяның теләсә кайсы ноктасында, Интернеттагы Бим-радионың рәсми кушымтасы аша да тыңларга мөмкин.