9 декабрьдә, инвалидлар декадасы кысаларында, балалар китапханәсе « Дөнья уртак йортыбыз» дип исемләнгән яхшылык дәресе үткәрде. Чара Базарлы Матак мәктәбенең 4 “В” сыйныф укучылары катнашында узды. Чараның максаты: балаларга игелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, юмартлык тәрбияләү; мөмкинлекләре чикләнгән яшьтәшләренә карата хөрмәт, гуманлы, игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү. Чара азагында балалар игелеккә илтүче юлларын туктатмаска вәгъдә иттеләр, чөнки яхшылыкка гына күңел тартыла.