Бүген Базарлы Матак авылының Үзәк паркында Кыш Бабай, Кар Кызы һәм әкият персонажлары парады белән районның Үзәк чыршысын ачу тантанасы булды. Бәйрәмгә «Каенкай»балалар бакчасы балалары һәм Базарлы Матак мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде .Балалар, Яңа ел персонажлары белән берлектә, бик теләп уйнадылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр, бәйрәм ахырында һәркемне тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар.