11 декабрьдә Әлки районы мәдәният йорты хезмәткәрләре Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә концерт программасы оештырдылар. Кыш бабай белән Кар кызы сатып алучыларны һәм сатучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.