Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2022 елның 19 гыйнварында эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр көне» үткәрә

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында 2022 елның 19 гыйнварында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендәге Идарәдә һәм идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен бердәм “ачык ишекләр” көнен оештыра.

Идарәдә (Казан ш., Зур Кызыл ур., 30 йорт, Сеченов ур., 13а йорт) һәм "Роспотребнадзор" Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлегендә 238-36-32, 238-18-41 , 884345 2 19 71, 884346 2 10 89 телефон номерлары буенча язылырга мөмкин, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19)  таралуны булдырмау максатларында Бердәм “ачык ишекләр” көнендә эшмәкәрләрне кабул итү территориаль бүлекләрнең телефоннары номерлары буенча алдан язылу буенча башкарылачак. Шуңа бәйле рәвештә районыгызның массакүләм мәгълүмат чараларында Бердәм “ачык ишекләр” көненең алдан язылу датасы, вакыты һәм уздыру урыны турында мәгълүмат урнаштырырга, җирле үзидарә органнарына, кызыксынучы иҗтимагый оешмаларга җиткерергә, территориаль бүлекчәләрдә мәгълүмат стендларында урнаштырырга кирәк.

Эшмәкәрләргә консультацияләр үткәргәндә территориаль бүлек белгечләре сулыш органнарын индивидуаль яклау чараларын (битлекләр, ресираторлар) кулланырга, шулай ук кулларны гигиеник эшкәртү өчен антисептика булырга тиеш.

Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.

Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозулардан качуның иң яхшы ысулы!

Без Сезне алдан язылу буенча Бердәм "ачык ишекләр" көнендә консультацияләрдә көтәбез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International