Таныш булмаган җирдә коенмагыз

2013 елның 19 июне, чәршәмбе
Статистикадан күренгәнчә, батып үлүчеләрнең дүрттән бере 16 яшькә кадәрге балалар. Олылар үзләренең саксызлыгы аркасында суда үлемгә дучар булса, балалар үлеме исә ата-ана намусында. Суда батуның төп сәбәпләре менә мондый:
- йөзә белмәү;
- алкогольле эчемлекләр кулланып суга керү;
- балаларны күзәтүсез калдыру, аларга саклык кагыйдәләрен төшендермәү;
- йөзү кагыйдәләрен бозу.
Фаҗига суда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен бозудан гына килеп чыкмый. Җиһазландырылмаган  сулыкларда коену, йөзү чараларының авариягә юлыгуы да кеше үлеменә сәбәп булырга мөмкин. Махсус җиһазландырылган урыннарда гына су коенуның хәвефсез булуын онытмагыз.
Кайберәүләр, үзләренең йөзү осталыкларына артык та ышанып, ярдан ерак йөзеп китәләр. Үзегезнең  көчегезне  исәпләп бетермичә ераграк йөзгәнсез һәм ару сизәсез икән, югалып калмагыз һәм тизрәк ярга таба йөзәргә дә ашыкмагыз. Аркага ятып, су өстендә аяк һәм кулларыгызны җиңелчә генә хәрәкәтләндереп әзрәк хәл алыгыз.
Су торбасы яисә бүтән су агымы янында барлыкка килә торган әйләнмәгә, чоңгылга эләксәгез, күбрәк  һава сулагыз да суга чумып кискен хәрәкәт белән йөзеп чыгыгыз. Әгәр сезне су агымы алып китә икән, аның белән көрәшмәгез. Агым буенча аска йөзегез, аз-азлап кына борылып ярга якынлашырга тырышыгыз.
Коену урыны сайлаганда янәшәдә җиһазландырылган урын яисә пляж булмаса, каты комлы, төбе чүпләнмәгән, сөзәк ярлы җирдә коеныгыз. Таныш булмаган, җиһазландырылмаган һәм тикшерелмәгән урыннарда суга беркайчан да сикермәгез. Сез башыгыз белән төпкә, ташка яисә башка әйбергә бәрелергә, аңыгызны җуярга, тән җәрәхәтләре алырга мөмкинсез. Күперләрдән суга сикерергә, узып баручы моторлы көймәләргә якын йөзеп килергә ярамый.
Су асты үсемлекләре күп булган сулыкларда суның өстендә  йөзәргә  тырышыгыз. Үсемлекләргә тимәскә, кискен хәрәкәтләр ясамаска кирәк. Әгәр кулыгыз я аякларыгыз суүсем сабакларына чолганып калса, туктап "калкавыч" хәлендә калыгыз һәм кул-аякларыгызны үсемлекләрдән азат итегез.
Һава тутырылган матрацларда, автомобиль камераларында, һавалы мендәрләрдә йөзмәгез. Җил яисә агым аларны ярдан ерак алып китәргә, ә дулкын әйләндереп капларга мөмкин. Эченнән һавасы чыкса, алар йөзү үзлеген дә бөтенләй югалтачак.
Балаларны  күмәкләп су коендыру алдыннан аларның ничә икәнлеген санау зарур. Йөзә белми торган балаларга олылар күзәтүе астында гына билгә кадәр суга керергә рөхсәт ителә. Балалар коенганда дежур йөзүче-коткаручы һичшиксез билгеләнергә тиеш. Алар балаларны күзәтеп торалар, кирәк булса ярдәм итәләр. Су коенып чыккач балаларны яңадан санарга кирәк.
Суда иртән яисә кичен коенырга яхшы. Эссе кояш астында тән артык җылынып кызу сугарга мөмкин. Су температурасы 17-19 градустан да түбән булмасын. Суда тору вакытын акрынлап арттыра барырга кирәк, әмма 23 минуттан да озаграк коенырга киңәш ителми. Тән суынып, көзән җыеру, сулыш алу туктау һәм аңны җую ихтималы бар. Кояшта озак булганнан соң да суга керү тыела, чөнки тән суынгач мускуллар кыскара, ә бу үз чиратында йөрәк туктауга китерергә мөмкин. Исерек килеш шулай ук суга керергә ярамый, ник дигәндә, алкоголь баш миендәге кан тамырларын киңәйтү һәм тарайту үзәгенең эшен блокадалый.
Көймәдә йөзәргә уйлыйсыз икән, аның төзеклеген җентекләп тикшерегез. Шулай ук ишкәкләрнең, су түгү өчен савытның, кешеләр санынча коткару жилетларының булуына инанырга кирәк. Көймәгә нормадан тыш кеше утырту, олылардан башка балаларны гына утырту ярамый. Биек дулкын булганда көймәдә йөзү тыела.
Сулыкларда кешеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү, бату очракларын булдырмау буенча җирле органнар өстәмә чаралар күрергә бурычлылар. Халык күпләп ял итә торган су буйларын, шулай ук су асты өлешен чүп-чардан чистартуны оештыру мәслихәт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International