Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Сенаж базлары тула
2013 елның 21 июне, җомга
"Кызыл Шәрык-Агро"ның Чуаш Кичүе терлекчелек комплексында 6 мең баш терлек исәпләнә. Аларга кышлату өчен азык та шактый кирәк. Бүген биредә механизаторлар азык утарларына сенаж тутыру белән мәшгуль. Сакчы Рафаил Вәлиуллиннан рөхсәт алып, без дә азык таптату базларына юнәлдек. Биредә кызу эш кайный. Комплекс җитәкчесенең эксплуатация буенча урынбасары Фәнис Садриев азык хәзерләүнең барышы белән таныштырды.
Фәниснең кәефе әйбәт күренә, утарга терлек азыгы мул булып агыла бит. Әнә бер-бер артлы унлап "КамАЗ" һәм 13-15 тонна сыйдырышлы ике "Атлес" тракторы басулардан таптатылган яшел массаны өзлексез ташып торалар. Шулай көн-төн эшлиләр икән.
–2700 тонна сыйдырышлы 3 базны тутырып бетердек. Массасы тиз һәм ныклы итеп тыгызланганда гына сыйфатлы сенаж барлыкка килә,–дип сөйли Фәнис.
Һәр кайткан рейсны учетчы Жанна Каргачева исәпкә алып тора. Тәүлек әйләнәсе 80-90 рейс ясый ди егетләр. Кыр янәшәдә генә булмаса да, олаулар еш кайта. Ике К-701 тракторында Рәзиф Борһанов һәм Виталий Рыжков массаны чак тыгызлап өлгерә. Төнлә дә эш тукталмый. Тракторчыларны Александр Калугин һәм Роберт Галиев алыштыра. Утардан янга таралмасын өчен яшел массаны Мәкъсүм Садриев сәнәк белән тигезләп тора.
"Көньяк-Әлки" филиалының баш агрономы Искәндәр Хәйруллин болай ди:
–Безнең алда, Чуаш Кичүе терлекчелек комплексының 63 мең тонна сыешлы 13 базыннан тыш, Юхмачыда гомуми сыешлыгы 54 мең тонна булган 12 базны һәм Югары Әлморзада 21 мең тонна сыешлы базларны тутыру бурычы тора. Чабыласы мәйданнарда 2800 гектар печән матур гына үсеп килә. Һәрхәлдә, азык хәзерләү өчен эш фронты җитәрлек әле.
Гектардан уртача 8 тонна яшел масса чыга икән. Тәүлегенә 1100-1200 тонна яшел азык кайтарыла.
Сенажны Борискиноның люцерна кырларыннан ташыйлар. Анда шулай ук ике сменада эш кайный. Ике "Маг-Дон" чапкычы белән Хәйдәр Минсафин, Раиф Хәлиуллин, сменадашлары Әхтәм Кәлимуллин люцернаны пакусларга егып баралар. Өч "Ягуар-830" җыйгыч-ваклагыч агрегатлары белән көндез Фәнис Сафиуллин, Тәлгать Гайфуллин, төнлә исә Алмаз Нотфуллин ваклатылган яшел массаны машиналарга төяп тора.
"Ягуар"га Фәнис абый янына кереп утыргач, эсседән әлсерәгән тән кабина эчендә иркен сулап куйды. Температураны нинди кирәгенә карап үзебез җайлыйбыз, ди Фәнис абый. Комбайн белән идарә итү дә җиңел тоелды. Тизлеген генә сәгатенә 20 километрдан әллә ни арттырып булмый, ди. Фәнис абыйның техниканы энәсеннән җебенә кадәр белүе күренеп тора. Ул үзе Югары Әлморза авылыннан, 1986 елдан бирле штурвал артында икән инде.
–Бу "Ягуар"да өченче сезонымны эшлим. Шөкер, бар да әйбәт бара, әнә егетләр генә өлгерсен,–дип "КамАЗ"лар ягына ымлап куйды ул.
Шоферлар Надир Капиев, Айрат Насыйбуллин, Рафаил Ибраһимов та, күз тимәсен, уңганнар икән.
Борискино кырларыннан Чуаш Кичүе терлекчелек комплексына мин Радик Бакиров машинасына утырып кайттым.
–"КамАЗ" үзебезнеке,–дип горурланып әйтте егет.–Өч ел эшлибез бу машинада. Беренче мәлдә иртә торулары авыррак булды, әмма тора-бара күнәсең, җәен ике сәгать йокы да җитә.
Радик вузда инженер-технолог белгечлегенә укый икән.
–Укып бетергәч үзебезнең якларга авылга кайтып төпләнергә уйламыйсыңмы соң?
–Кем белә, дипломны алгач күз күрер әле,–дип җаваплады әңгәмәдәшем.
Мине баз янәшәсендә калдырып, йөген тиз генә бушатты да күз ачып йомганчы кире кырга юнәлде Әхмәт егете Радик. Ә мин исә, шундый егетләрне кулдан ычкындырмаска иде, укып бетергәч ничек тә булса үз якларыбызга кайтарасы иде, дигән уйларым белән машина күздән югалганчы карап калдым.
Районыбызның төп тармагы – терлекчелек. Ә меңләгән баш малны кышлату өчен азык запасы ай-һай күп кирәк булачак. "Кызыл Шәрык-Агро" терлекчелек комплексларына яшел олаулар агыла тора. Хузангай, Иске Матак кырларында мәш килеп күпьеллык үлән чабалар. Чын мәгънәсендә эссе печән өсте хәзер.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз