Зур гаиләнең иң кадерлесе

2013 елның 21 июне, җомга
–Сигез бала таптым мин, сеңелем, олысы Мансурым 1956 нчы елгы, аннан соң ел саен берәр бәби алып кайттым – Исламым, Гүзәлем, Гөлсинә белән Илдусым тудылар. Нурсәет белән Рөстәм 63-64 нче елгылар, Расих бераз соңрак – 1967 нче елда туды. Ике баламны җирләргә дә өлгердем инде. Әниемә охшаганмындыр, ул уникене бәбиләгән, әтинең әнисе бөтенләй маладис булган – унҗидегә тутырган! – дип, сүзебез башында бөтен йөзе белән якты елмаеп, Гөлнәфис әби балаларының санын ачыклап бирде.
Бик ачык кеше ул, үзенә җәлеп итә торган сөйкемле сөяге бар әбекәйнең. Юкса, алты килене сүз берләшеп куйгандай мактамаслар, рәхмәт укымаслар иде үзенә. Гадәттә, рәхәт яшәгән, авырлыклар күреп изелмәгән кеше шундый шаян сүзле була. Әмма Гөлнәфис әбинең тормышын, ай-һай, кем генә ансат булган, дип әйтер икән!
–Ходай миңа гомернең дә озынын биргән, шул гомернең буеннан буена диярлек эшләргә, гел хәрәкәттә булырга җитәрлек сәламәтлекне дә кызганмаган,–дип сөйли ул, үткән гомерен исенә төшерә-төшерә.–Әле тугыз яшем тулмаган иде, әни миңа тырнавыч тоттырып кырга алып чыкты – уракчы хатыннар артыннан башак җыярга куштылар. Шул көннән алып 57 яшемә чаклы эшләдем. Югыйсә, җиде бала анасы буларак 50 яшьтән пенсиягә чыксам да яраган икән бит!
Үткән гасырның утызынчы елларында туган, әти-әни кочагында иркәләнеп үсәр вакытлары Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән буын вәкилләренә – бик тиз олыгаерга, бик иртә эш арбасына җигелергә туры килә шул. Ун яшьлек Гөлнәфис тә искәрмә түгел. Аның әтисе Минсәгыйрьне сугышка алалар, әнисе озата да алмый кала, чөнки шул көнне бәби таба.
–Апа әтине Кузнечихага чаклы озатып кайтты. Шул көннән авыр тормыш башланды инде. Әни җиде көнлек сабыен калдырып, борчак урагына чыкты. Миңа өй эшләре. Шул ун яшемдә мич тутырып  ипи пешерә идем инде. Туксан биш яшьлек карт әбием бу баланың ипиләре түп-түгәрәк, тәгәрәтеп җибәрсәк, Мәскәүгә барып җитәрләр, дип әйтәдер иде. Нишлисең, замана кырыс, яшисең килә икән, эшлисең,–ди әбекәй.
Ирен озатканда тулгак тотып калган әнисе Гөлнәфисләргә энекәш таба да, аз гына хәлләнүгә борчак урырга чыга. Балаларны ач итмәс өчен, сыер асрарга тырыша ул, бакча тутырып бәрәңге чәчтерә, аны бик кадерләп үстерәләр – еллык өмет бит. Һәм йорт эшләре, кечерәк сабыйларны карау нигездә үзе дә бала Гөлнәфискә йөкләнә.
Бәхете булган икән бу гаиләнең, әтиләре сугыштан яраланып булса да, исән кайта, тирә-күршеләр җыелганда, тыңлаучылар булганда ул үзенең күргәннәрен сөйли. 1941 елда фронтка алынып, 1945 елгы Җиңүдән соң да берәр ел хезмәт иткән солдатның сөйләр сүзе күп була, билгеле.
–Әле дә исемдә, әти еш кына немецларның тормышларын сөйли иде. Безнекеләр килгәч, алар куркуларыннан качып беткәннәр. Мичләрендә ашлары да калган була иде, дип сөйләде әткәй. Безнең халык йомшак күңелле бит, жәлләп тә куя идек үзләрен, – дип башын селкеп куя Гөлнәфис әби.
Әти кайтты дип рәхәткә чыгарга язмаган икән, тормыш әле бик озак вакытлар авыр булып кала. Бигрәк тә җәйге эш-мәшәкатьләр күп көч сорый. Урак өстендә көндез эскерт куялар, төнлә сугалар – тәүлек әйләнәсе колхоз эшендә. "Урманга чикләвеккә дә җибәрмиләр, бригадирлар карап кына тора. Качып бара башласаң, куып кайтара иделәр",–дип сөйли әби. Көчле кыз булган икән Гөлнәфис: көненә 25әр сутый бодай ура, 37 сутый борчак чаба, ат җигә, олау башына астан көлтә биреп тора... Бер җәй эшләгәч, аңа 60 килограмм бодай бирәләр. Ә капчык зуррак булып чыга – 75 кило бөртек сыя. Бригадир Муса әйтә, әгәр шуны өеңә кадәр күтәреп кайта алсаң, артыгын бушаттырмыйм, ди.
–Тәки күтәреп кайттым бит! Әни ачулана, ә мин шат, соң, бер пот бодайны артыграк алдым бит!–дип балкып елмая Гөлнәфис әби.
Уналты яше тулгач, Тумбага җибәрәләр үзен. Чабата киеп, җилкәсенә кул пычкысы куеп, биштәренә азмы-күпме ризык салып, иптәшләре белән урман кисәргә китә кыз. Покровскида яшиләр, киселгән утыннарны әрдәнәгә өяләр, вагоннарга төяп җибәреп торалар. Бер фатирда җиде кеше яшиләр. Эш көне тәмамлангач, утын күтәреп кайтып мич ягалар, фуфайкаларын, чабата, тула оекларын киптерергә тырышалар.
–Сеңелем, кеше әллә нинди авырлыкка чыдый икән ул,–дип исе китеп әйтеп куя әби һәм хикәясен дәвам итә:–Тамак ярымач. Өйдән аз гына бәрәңге алып барабыз. Бәрәңге кырып, аз гына он өстәп пешерелгән ипине исә әни җибәрә. Ул таш кебек ката. Аны чыбыкка элеп, учакта җылытып кимерәбез. Анысы да озакка җитми, бетә. Өйдә салкын, бусагада боз ката. Сәндерәгә сыймаганнарыбыз идәндә, салкында йоклый.
Бу кадәр авырлыкларга ничек түзәргә кирәк? Эштән качып китүләр дә күп була, билгеле. Десятниклар юлларны карап-тикшереп тора. Көндез юлны сорашып, бер төндә иптәшләре белән Гөлнәфис тә кача. Алмаш-тилмәш кар ерып 35 чакырым юл үтәләр (төнлә бит!) һәм Юхмачы янындагы Лягушкин дигән авылга килеп чыгалар.
–Өйгә көч-хәл белән кайтып егылдым. Ә анда әни мичкә бәрәңге тәгәрәткән! И-и, белсәң, ничек сөенгәнемне, белсәң, ул бәрәңгенең нинди тәмле тоелганын! Хәзергеләргә карыйм да, исем китә–күрше Чуаш Борнаена җәяү барырга иренәләр бит, асфальт юлга чыгып басалар да, машина көтәләр!
Тумба белән генә бетми әле Гөлнәфиснең хезмәт куйган җирләре. Сугыштан соңгы елларның берсендә Идел сусаклагычы төзер алдыннан бугай, елга ярларын агачтан чистартырга алып баралар кызларны. Тәтештән җиде чакрымдагы рус авылында яшиләр.
–Яшьлек бит, төрле кызыклар таба идек. Аруны да, ачлыкны да онытып, кич утырабыз, авыл уртасында баганага радио куелган, шуннан музыка ишетелсә, туңган чабаталарыбыз белән шакыт-шокыт китереп биибез,–дип көлә әңгәмәдәшем.
–Менә-менә, яшьлегеңне искә төшергәч, ничек булачак ирең белән табышу-кавышуыңны да сөйлә әле,–дип үтенәм аңардан.
–Миншәһит авылыбызныкы бит. Башта хат языша идек, кайчак озата кайта, ә мин тизрәк өйгә кереп качам. Аннары армиягә китте, җәмгысе дүрт ел сигез ай хезмәт итте. Мине соратып яучылар килә башлады, кемдер бу турыда Миншәһиткә язып җибәргән. Ялга кайтты бу. Минем белән очрашу эзли, ә мин качып йөрим. Ул үзе күңелемә дә якын, әмма кияүгә китсәм, әни  ялгыз кала. Гел качып бетә алмадым, тапты бу мине, иптәше белән иделәр, атка утыртып, үзенә алып кайтып китте. Мулла килде, никах укыттылар, иртән әнигә барып әйттеләр. Шулай тәки үзенеке итте мине егетем. Ә үзе армиягә китеп барды, каенанам белән икәү калдык. Ирем кайтканчы күп итеп бөртек җыеп куйдым, шуны сатып, аннары зурлап туй үткәрдек,–дип тормышының тагын бер сәхифәсен ачып салды Гөлнәфис әби.
Иреннән уңа ул, бик бәхетле яшәп, өй тутырып бала үстерәләр. Ничек тәрбияләргә икән бу малайларны дип баш ватасы юк, йорт тулы терлек, бакча, өй мәшәкатьләре, печән өсте, утын хәзерләү су китерү–кайсына хәлеңнән килерлек булып үсеп җиттең, кушыл әйдә, улым, кул арасына кер. Шулай үсәләр малайлар, укыйлар, армиядә хезмәт итәләр, гаилә коралар. Кунакка җыелышып кайтсалар, өй тула.
–Ничек булгандыр инде, барысы да кайтты авылга. Кич җитте, идәнгә урын җәеп тезелешеп яттылар. Карыйм да үзләренә, болар бөтенесе минекеме икән, ди аптырыйм. Әх, мәйтәм, әтиегез күрми үзегезне (ул 60 яше туласы елны кинәт йөрәк өянәгеннән үлеп китте бичарам), дим. Аллага шөкер, уңдым балаларымнан. Кунактан-кунакка гына йөртәләр, аз гына чирләсәм дә, тизрәк иң яхшы табибларга күрсәтәләр. Улым Нурсәет, киленем Нурзия белән үз авылымда, нигеземдә яшим, оныгым янымда. Рәхмәт балаларыма,–дип тормышына шөкер итә ул.
...Дөресен әйтим, Гөлнәфис әби мине беренче күргәч үк сокландырды. Аңа үз яшен һич бирмәссең, күз тимәсен, бик матур әле ул, исеме җисеменә туры килгән. Сөйләме дә күркәм, елмаеп кына, шаян сүзләр әйтеп, сеңдереп кенә сөйләшә. Татар әбиләренә хас булганча матур күлмәк-яулык, чиккән камзул кияргә ярата, муенына килешле итеп төймә дә тагып куя. Намаз, дога укуны әйтмим дә инде, үз әбисеннән өйрәнгәннәрне китаплардан укып тирәнәйтә ул. Яшьлеге бик авыр заманнарга туры килсә дә, үз көче, тырышлыгы, эшкә батырлыгы белән тормыш иткән, илгә-көнгә лаеклы егетләр (һәм бер кыз!) үстереп биргән, инде оныкларына үгет-нәсыйхәт укып, аларның сабыйларын үстерешә. Кыскасы, бүгенгесе белән бик бәхетле Гөлнәфис әби. Бу бәхетен, имин картлыгын мөмкин булганча озын итсен иде Ходай.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International