«Бердәм Россия» фракциясе инициативасы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советында мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру буенча сайлап алу тикшерүләре үткәрелә

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

"Бердәм Россия» партиясенең  Әлки җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре, ата-аналар комитеты белән берлектә, Базарлы Матак урта мәктәбе  ашханәсендә булдылар. Ашханәләрнең санитар торышын, туклануны оештыруны, менюны һәм туклануны контрольдә тотуны, ризыкларның температура режимын үтәүне, туклану сыйфатын бәяләделәр.

Мәктәп азыкны әзерлзү өчен шартлар булдыруга җавап бирә.Подрядчы туклану сыйфаты һәм барлык нормативларны үтәү өчен җавап бирә.

Җыелма ведомостьларны һәм менюны анализлау балаларның ит, яшелчә, төрле боткаларны, шул исәптән сөттә әзерләнгән боткаларны тиешле күләмдә алуы турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

Ашханәдә савыт-саба СанПин нормаларына туры китереп эшкәртелә. Төшке аш залы эстетик бизәлгән, утырту урыннары җитәрлек.

Азык-төлек блогының матди-техник базасы канәгатьләнерлек хәлдә. Азык-төлекне саклау санитар нормаларга туры китереп башкарыла. Технологик җиһазлар һәм эш инвентаре маркировкаланган.

Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларын тукландыру норматив таләпләргә туры килә. Мәктәп администрациясе туклануны оештыру, ризык әзерләү сыйфаты, азык-төлек салу, әзер продукция чыгу, аш-су әзерләү буенча санитар-гигиеник нормаларның үтәлешен, ашханәдә туклануның билгеләнгән графигы нигезендә укучыларның йөрүен административ-җәмәгать контроле оештырды, укытучылар ашханәдә кизү торды.

«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре укучылар, ашханә хезмәткәрләре белән аралашты, әзерләнгән ризыкларны үзе татып карады. Ул мәгариф учреждениеләрен азык-төлек белән тәэмин итү һәм аларның сыйфатын контрольдә тоту мөһимлеген ассызыклады.

"Укучыларны кайнар  аш белән тәэмин итү-аларның  сәламәтлеген һәм нәтиҗәле белем  алу сәләтен саклауның иң мөһим  шартларыннан берсе. Балаларның  сәламәтлеге мәктәп туклануының  сыйфатына һәм куркынычсызлыгына  турыдан-туры бәйле. Туклану сыйфатын  яхшырту, санитар нормаларны һәм  кагыйдәләрне үтәү, кухня җиһазларын  яңарту даими игътибар үзәгендә  булырга тиеш", - дип билгеләп  үтте ул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International