Әлки муниципаль районының мәдәният учреждениеләрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар турында мәгълүмат

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Әлки муниципаль районының мәдәният учреждениеләрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар:

Түбән Кәчи мәдәният йортында әлеге истәлекле датага багышланган тематик сәгать үткәрелде.

Иске Камка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар оештырдылар.

Алпар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкын "Ислам дине-яшәү үрнәге"дип исемләнгән әңгәмәгә чакырдылар.

 Әхмәт мәдәният  йортында район имам-мөхтәсибе  Ирек хәзрәт Сәлахиев катнашында  тематик сәгать узды.

Карга, Карамалы, Яңа Чаллы, Ташбилге авыл мәдәният йортларында «Идел буе Болгарында Ислам һәм мөселман мәдәнияте»дип исемләнгән тематик сәгатьләр узды.

Алпар, Әхмәт, Карамалы, Карга, Үргәагар, Салман, Иске Салман, Төгелбәй авыл китапханәләрендә тематик күргәзмәләр-күзәтүләр оештырылды. Барлык категориядәге 200 укучы катнашты.

«Ислам үсеше тарихы» рухият сәгате. Алпар, Әхмәт, Карамалы, Карга, Үргәагар, Салман, Төгәлбәй авыл китапханәләрендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар узды. Анда өлкән яшьтәге 80 китап укучы катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International