Әлки муниципаль районы профсоюз активының хисап конференциясе булды.

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Әлки муниципаль районы профсоюз активының хисап конференциясе булды.

2023 елның 7 мартында Әлки муниципаль районы профсоюз активының хисап конференциясе булды. Доклад белән ышанычлы зат - Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районында профсоюз вәкиле Рәисә Габдуллина чыгыш ясады. Ул профсоюзның 2022 елгы эшенә йомгак ясады һәм 2023 елга планнар, бурычлар белән таныштырды. Беренчел профсоюз оешмасының сайланулы органнары эше тәҗрибәсе турында Башкарма комитетның беренчел профсоюз оешмасы рәисе Энҗе Хәлиуллина сөйләде. Конференция эшендә Әлки МР Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, Әлки МР Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Рузия Сәлахова катнашты. Конференция азагында профсоюзның актив әгъзаларын бүләкләделәр, шулай ук конференциядә катнашучыларны язның беренче бәйрәме - 8 март белән котладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International