Юлда куркынычсызлык саклау - юл хәрәкәтендә катнашучыларның бурычы

2023 елның 14 марты, сишәмбе

Юлда куркынычсызлык саклау - юл хәрәкәтендә катнашучыларның бурычы. Кечкенә генә хата яки игътибарсызлык фаҗигагакитерергә мөмкин. Штраф һәм аек булмаган килеш йөртү өчен хокуклардан мәхрүм итү -  исерек машина йөртүче белән булырга мөмкин булган бәла-казаларның иң кечкенәсе.

2023 елның 15 февралендә Әлки суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән 1955 елда туган машина йөртүче РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 нче өлеше белән каралган административ хокук бозу кылуда гаепле дип табылган һәм 1 елга 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп 30000 мең сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Вәлиуллин Рәмзил.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International